Яңа ел каникуллары - балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт!
Бүген 4 гыйнвар көнне Гаилә паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Дөнья могҗизалар көткәндә" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. 💫
Бу матур кышкы көндә балаларны күңелле уеннар, эстафеталар, конкурслар, табышмаклар көтте. Балалар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барлык малайлар һәм кызлар татлы бүләкләр кабул итеп алды.