26-28 декабрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәге базасында "Россия укучылар хәрәкәте академиясе" дигән яңа проект нигезендә смена узды, анда Каразирек урта мәктәбе активистлары да катнашты.
ТР Россия укучылар хәрәкәте Башкарма комитеты әгъзасы Миңнеярова Әдилә сменаны оештыруда катнашты һәм отряд кураторы булды. Ютазы районының яшь активисты Вәлиева Алия шулай ук бик күп тәэссоратлар белән кайткан, балалар-яшүсмерләр иҗаты мәктәбе проектларын 3 көнлек презентацияләүдә катнашкан.
Укучыларга киләсе елда да уңышлар телибез.