Кәрәкәшле мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел геройлары янында кунакта" дигән күңел ачу программасы оештырылды. Сәнгать җитәкчесе Динара Имамиева балаларны Кыш Бабай һәм Кар кызының дөньяда барлыкка килүләре тарихы белән таныштырды. Аннан балалар бик теләп уйнадылар, биеделәр. Чара ахырында истәлеккә фотога төштеләр һәм Кыш Бабай балаларны татлы ризыклар белән сыйларга онытмады.