Ел саен Россиядә "Музей һәм балалар" атнасы билгеләп үтелә.
2022 елда ул 4-10 гыйнварда уза.
4 гыйнвар көнне Кәрәкәшле авылы китапханәсендә балалар өчен дөнья музейлары буйлап виртуаль сәяхәт үткәрелде. Виртуаль сәяхәтнең максаты -дөнья тарихына һәм мәдәниятенә, төрле илләрнең истәлекле урыннарына, архитектура һәм мәдәни кыйммәтләренә кызыксынуны арттыру.
Чарада катнашучылар үзләренең истәлекләре һәм алар булган музейлар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Соңыннан китапханәче видео презентация аша безнең илнең иң зур һәм танылган музейларын - «Эрмитаж», Третьяков галереясын күрсәтте. «Казан» китабы буенча Казан шәһәре музейлары турында сөйләде. Балаларга дөньяның иң гадәти булмаган музейлары буйлап сәяхәт итү бик ошады. Бигрәк тә «Көлү музее», «Ялганлык музее», «НЛО музее», «Сихер музее» кебек музейлар булуын белү кызыклы булды.