Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2022 елның 6 гыйнварына метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
2022 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә көнчыгыш һәм төньяк районнарда минималь һава температурасы -25..-30˚;
- төнлә һәм көндез томан; күз күреме начараюы белән буран; көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр көчле җил;
- көндез бозлавык; юлларда кар көртләре хасил булачак.