Анда Урыссу поселогы самбочылары да катнашты.
Турнирның географиясе киң иде: Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Марий Эл республикалары, Киров өлкәсе, 150дән артык катнашучы! Безнең спортчылар үз маяларына 5 медаль өстәде: 1 урын - Камалдинов Әмир, 2 урын – Котлыйзаманов Данис, 3 урын - Муллаянов Дамир, 3 урын - Игонина Софья, 3 урын - Сәяхов Радмель. Барыгызны да котлыйбыз! Спортчыларга һәм тренерларга киләчәктә дә уңышлар телибез!