Бүген "Гаилә" паркында Урыссуның 1 санлы мәктәбе педагоглары "Кышкы күңел ачулар " уздырдылар

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар, туплар, кыршаулар белән эстафеталар үткәрделәр, бер-берсен тюбингларда йөрттеләр, аркан тартыштылар.

 

Сәламәтлек өчен бик күңелле һәм иң мөһиме файдалы булды!

Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар һәм зур таудан шудылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International