"Бактерия" һәм "Био бенд" командаларына бүленгән катнашучылар башня төзүдә, “ватрушкаларда” шууда ярыштылар, аркан тартыштылар. Күңел күтәренкелеге һәм күтәренке кәеф алып таралыштылар.
Катнашучылар татлы бүләк алгач, каникуллар вакытында куркынычсызлык техникасы турында искә төшерделәр. Өлкән сыйныф укучылары оештыруда, үткәрүдә һәм хөкемдарлыкта булыштылар.