Урыссу поселогында Изге Николай чиркәве чаңнары сукты

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Урыссу поселогында яшәүче православие дине тарафдарлары һәм Ютазы районы кунаклары Изге Николай  чиркәвендә булдылар.

 

Бәйрәм Богослужениесенә кадәр алар алтарь янына килде һәм догаларын Аллаһы Тәгаләгә юлладылар. Кабызылган шәмнәр, лампадаларның йомшак уты белән өлкәннәр һәм балаларның нурланган йөзләре... Барысы да – менә-менә килеп җитәргә тиеш Раштуа бәйрәме уңаеннан котлаулар һәм теләкләр көтү мизгелләрендә.

Изге Николай чиркәве рухание протоиерей Роман барысын да төп христиан бәйрәме белән котлады һәм Гайса Мәсих туганнан соң, христиан дөньясында православие дине ныгуын ассызыклады. Бәйрәм кичәсенә килүчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район Советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова да бар иде.

Район башлыгы исеменнән храмга җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котлады. Изге теләкләрне юллап, ул, аерым алганда, првославие дине саклануга бер мең ел гына булмавын, ә бүген бу диненең вәсвәсәләргә каршы тора алуын ассызыклады, аның кеше рухының конструктив үсешенә, башка дин вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәткә хезмәт итүен билгеләде. Район җитәкчелеге исеменнән бүләк ителгән җимешләр белән тулы кәрҗин якшәмбе мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләренә күркәм бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International