Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре район мәдәният йорты каршындагы мәйданда уен программасы үткәрделәр

2022 елның 8 гыйнвары, шимбә

6 гыйнвар көнне, кышкы каникулның иң кызган вакытында, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен район мәдәният йорты каршындагы мәйданда «У зимних ворот игровой хоровод» дип аталган уен программасы үткәрделәр.

 

Балалар бик теләп «Кар каруселе», «Кыш - тылсымчы», «Иң үткен» кебек күңелле бәйгеләрдә катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

 

Күңелле музыка астында балалар алып баручы артыннан хәрәкәтләрне кабатладылар. Төрле уеннар, конкурслар, табышмаклар, викториналар беркемне дә битараф калдырмады. Чара ахырында барысы да татлы бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International