Татарстан Республикасында 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 6 декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә.

 

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү (алга таба – Килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 16 700 сум күләмендә билгеләнә.

 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) – Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат булмаган шәхси эшмәкәр, юридик зат белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган эшченең хезмәт хакы 2022 елның 1 гыйнварыннан, әлеге хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча башкарылган һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән булса, 16 700 сумнан да ким була алмый.

 

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә (ягъни 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 13 890 сум күләмендә) билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International