30 декабрьдән транспортны техник карау турында Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде. ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә аңлатуларынча, законда техник карау узарга тиешле булмаган транспорт чараларының категорияләре билгеләнгән.
Шулай итеп, шәхси затларныкы булган автомобильләр һәм мототранспорт бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылса, техник карау таләп ителми. Әмма хезмәт автомобильләре һәм такси мәҗбүри рәвештә диагностика картасын алуны таләп итә. Техник тикшерүнең ешлыгы автоны чыгару елына һәм аны эксплуатацияләү максатларына бәйле.
Ел саен техник диагностиканы 10 елдан артык эксплуатацияләнгән машиналар узачак. 5 елдан артык эксплуатацияләнмәгән такси һәм автобуслар елга бер тапкыр тикшереләчәк, 5 елдан артык эксплуатацияләнгәннәре - ярты елга бер тапкыр. ЮХИДИдә автомобильне теркәгәндә, гамәлдәге диагностик карта 4 елдан артык эшләгән авто өчен кирәк.
Әмма хуҗасы автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертсә, техник тикшерү машинаның “яшенә” карамастан, һичшиксез булырга тиеш.