Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне салкын тиеп чирләгән, кан басымы күтәрелүгә зарланган кешеләр алып тора. Шулай ук төрле тән җәрәхәтләре алу очраклары да бар.
Ашыгыч медицина ярдәме бүлегененнән алынган мәгълүматларга ярашлы, 31 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт хастаханәләренә пациентларны илтү өчен ашыгыч медицина ярдәме машиналары 15 тапкыр юлга чыккан.