Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада поши һәм кыр кәҗәләренә ау сезоны тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, аучылык ресурсларын аулау турында мәгълүмат, рөхсәтнамә алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң, 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.
Ауланган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын аулауга рөхсәтнамә алу хокукыннан мәхрүм итә.
Моннан тыш, Административ хокук бозулар турында кодекста, ауланган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.