Район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча яңа елда беренче киңәйтелгән киңәшмә узды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел каникуллары җитди хәвеф-хәтәрләрсез үткән.

Район буенча оператив хәлләр турында бүлек начальнигы Евгений Клещевников хисап тотты. Евгений Анатольевич сүзләренә караганда, кәрәзле телефоннар кулланып, мошенниклык кылу очраклары ешайган. Соңрак без бу теманы җентекләп яктыртачакбыз.

Бер атна эчендә Урыссу РҮХ буенча мәгълүматны Светлана Шакирова тәкъдим итте. Районда Covid-19 таралу белән бәйле вәзгыять яхшырган, әмма вакытында вакцина ясату кирәклеген истә тоту мөһим.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында опека һәм попечительлек секторы белгечләре социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән актив эш алып барганнар. Мондый гаиләләр хакимият органнары тарафыннан аеруча игътибар һәм контрольгә мохтаҗ. Сектор мөдире Алсу Шакирова сүзләренә караганда, проблемалар ачыкланмаган.

Район җитәкчелегеннән ТМШ адресына кисәтүләр килде. Җитәкчелек КФЙ ишегалларында кар чистарту буенча эшне көчәйтергә, ишегалларыннан керү һәм чыгуга аерым игътибар юнәлтергә кушты. Киңәшмә барышында Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов башкарылган эшләр турында хисап тотты.

 

Шулай ук Башкарма комитетның архив бүлеге эше турындагы мәгълүмат белән бүлек җитәкчесе Лилия Гәрәева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International