Хөрмәтле ютазылылар! Якташыбыз Нигъмәтуллина Ралина Руслан кызы «Мисс Татарстан-2022» республика конкурсында катнаша

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Якташыбыз - «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле солисты, Урыссу гимназиясен тәмамлаган Ралина Нигъмәтуллина «Мисс Татарстан-2022» республика конкурсында катнаша. Ул конкурсның финалисты булып тора һәм аңа безнең ярдәмебез кирәк. Хәзерге вакытта «Тамашачылар симпатиясе миссы» титулы өчен тавыш бирү бара. Тавыш бирү өчен «5544» номерына «Мисс 36» кодлы сүзен җибәрергә кирәк. Бер үк номер чикләнмәгән  санда тавышлар җибәрә ала. Тавыш бирү 28 гыйнвар көнне 00-00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International