Үзеңне ничек өшүдән сакларга?

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Кыш шартларында күп кенә кешеләр салкын тидерергә һәм өшергә мөмкин, бу сәламәтлек өчен авыр нәтиҗәләр белән яный. Салкында өшүгә дымлы кием һәм аяк киеме, физик арыганлык, ач булу, озак вакыт мәҗбүри хәрәкәтсез һәм уңайсыз хәлдә булу, кичерелгән авырулар нәтиҗәсендә организмның зәгыйфьләнүе китерергә мөмкин. Шуңа күрә үзеңне өшүдән ничек саклау турында белергә кирәк, һәм, иң мөһиме, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур.

 

Салкында озак йөрергә җыенганда, берничә кат кием киегез - алар арасында һава җылыны тота. Шактый җылы киенгәнегезгә ышанмыйсыз икән, үзегез белән өстәмә кием алырга кирәк. Исегездә тотыгыз, киемне һәрвакыт салып  була!

 

Суыкка чыгар алдыннан туйганчы ашарга кирәк, бәлки, организмга салкынга каршы көрәшү өчен күп энергия кирәк булыр. Организмда калорияләр күбрәк булган саен, алар салкыннан яхшырак саклый.

 

Үзегез белән кайнар чәй салынган термос алыгыз, салкын һавада ул җылыта!

 

Алкоголь ярдәмендә "җылыну" авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, чөнки исерткеч эчемлек җылылык иллюзиясен генә бирә: кан тамырлары киңәя, шул рәвешле җылылык күбрәк бирә, ә аннары кискен тараялар, шуның нәтиҗәсендә аяк-куллар өши һәм адекват кабул итү бозыла, авырту тойгысы кими, бу үз вакытында авыртуны һәм өшүне сизәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә аяк-кулларны ампутацияләүгә китергән өшүләрнең күбесе исерек хәлдәгеләр белән була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International