Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Прокуратура хезмәткәре көне безнең илдә Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 29 декабрендәге 1329 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән һәм билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы нәкъ менә 1722 елның 12 гыйнварында Россия императоры Бөек Петр Указы белән Хөкүмәт Сенаты каршында беренче тапкыр генерал-прокурор посты гамәлгә куела һәм Россия прокуратурасы институты барлыкка килә.
300 ел инде прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне күзәтүне тәэмин итәләр, җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияли.
Кадрлар составының профессиональлегенә, намуслылыгына һәм башка шәхси сыйфатларына кешеләрнең законга ышануы, халыкның хокукый культурасын формалаштыру бәйле.
Бу бәйрәм көнендә хокук тәртибен саклау тормыш эшенә әверелгән ветераннарга аерым рәхмәт белдерәм. Сез лаеклы традицияләргә нигез салдыгыз, алар бүген прокуратура хезмәткәрләренең яңа буыны өчен нигез булып тора.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, шәхси бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм законлылыкны ныгытуда уңышлар телим.
Ютазы муниципаль районы башлыгы
А. А. Шәфигуллин