Гомуми практика табиб-терапевты Гөлирә Низамова кичә Иске Каразирек авылында яшәүче аз мобильле кешеләргә йорт шартларында медицина тикшерүе уздырды. Доктор, авыл шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова белән берлектә, сигез кешенең сәламәтлеген тикшерде, аларга дәвалану курсы билгеләде.