Хокук сагында: хезмәтенә-хөрмәте

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Аерым хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Эдуард Фәйзрахманов бүләкләнде.

 

Әлеге котлау сүзләре белән район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләренең көндәлек иртәнге киңәшмәсе башланды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин юбилярны гомеренең данлы датасы белән котлап, ул 50 яшьлек гомер чиген атлап чыкты, алга таба да шундый ук кыю тәртип сакчысы булып калуын, сайлаган юлына тугрылык саклавын теләде.

Тантана сәбәпчесе, үз чиратында, район җитәкчелегенә тәртип саклаучыларның эшчәнлеген аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International