Кыш - елның иң тылсымлы чоры. Балалар да, өлкәннәр дә әкияткә ышаналар.
Балалар иҗат үзәгендә 2021 елның 20-24 декабрендә «Кар бабайлар парады» дип исемләнгән күләмле кул эшләре конкурсы узды.
Балаларга Кар бабай ясарга тәкъдим ителде. Алар фантазиягә бай булуларын һәм эшкә иҗади якын килүләрен күрсәттеләр. Кар бабайлар төрле материаллардан (мамык, кәгазь, тукыма, трикотаж һ. б.) ясалды
☃ ⛄ ☃ ⛄ ☃ ⛄ ☃ ⛄ ☃ ⛄ ☃ ⛄ ☃ ⛄
Бу конкурста катнашу - ата-аналар белән уңай контакт урнаштыру, шулай ук балаларга да, өлкәннәргә дә иҗади сәләтләрен күрсәтү, кәефләрен күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Ә кул эшләнмәләре күргәзмәсе инде традициягә әверелде.
Конкурста актив катнашкан балаларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерәбез!!!
Иҗатыгыз, ярдәмчеллегегез һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә!