Бүген, 12 гыйнварда, район башлыгы Аяз Шафигуллин һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе, ТР Көньяк - көнчыгышы төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнаштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов алып барды. Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның беренче чарасы Бөтенроссия мөселманнар форумы булды. Ул Болгар шәһәрендә 4-8 гыйнварда узды.