Татарстан Республикасы санлы үсеш министрлыгы II Милли IT-чишелешләрнең "ПРОФ-IT. Инновация” конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү старт алуы турында хәбәр итә.
Конкурс илебез IT-компанияләре арасында, дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган цифрлы икътисади эшчәнлек өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максаты белән үткәрелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов тарафыннан ярдәм күрсәтелде.
"ПРОФ-IT. Инновация» конкурсын оештыручы – электрон дәүләтнең Эксперт үзәге, ул инде тугыз ел дәвамында ел саен үткәрелә торган «ПРОФ-IT» Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумын һәм хакимият органнары катнаша торган IT-проектлар конкурсын үткәрә. Конкурста микропредприятиеләр, кече, урта, зур бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
- "Большие данные”;
- «Чыбыксыз элемтә технологияләре»;
- "Бүленгән реестр»;
- "Цифровой двойник»;
- "Виртуаль һәм тулыланган чынбарлык технологияләре»;
- "Мәгълүмати куркынычсызлык»;
- «Мәгълүмат ресурслары белән идарә итү»;
- "Идентификацияләү һәм аутентификацияләү»;
- "Облачные решения»;
- «Пространство мәгълүматлары»;
- «Аналитика данных».
Гаризалар 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 22 февраленә кадәр http://digit.d-russia.ru сайтында бирелә. Оештыру комитетының мәгълүмат үзәге: digit@d-russia.ru - Telegram – @profit_forum.
Конкурсның икенче этабында проектларга бәя биреләчәк. Конкурс платформасында конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү процессында онлайн-презентацияләр, Эксперт советы әгъзаларының катнашучылар белән турыдан-туры онлайн-әңгәмәләре оештырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү «ПРОФ-IT»X Бөтенроссия форумында узачак.