Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Беренчесе Кәрәкәшле авыл җирлегендә узды һәм ул район мәдәният йорты артистлары һәм авыл үзешчәннәре концерты белән башланып китте. Җыенның рәсми өлешенә күчеп, җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга планнар турында хисап тотты. Шулай ук җирлек халкы алдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Оксана Власова, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясадылар. Соңыннан район башлыгы Аяз Шәфигуллин җирлек тормышында актив катнашучы Гарифуллин Зефир Миргали улына һәм Ибраһимов Ренат Җәлил улына истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International