Урыссу үзәк район хастаханәсендә агымдагы 2022 елда да халыкны планлы диспансерлаштыру дәвам итәчәк

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган 2021 елда Ютазы районында барлыгы дүрт меңнән артык кеше диспансерлаштыру узган. Урыссу үзәк район хастаханәсенең диспансерлаштыру кабинетында алынган мәгълүматларга караганда, әлеге төр медицина тикшерүе барышында 15 кешедә яман шеш, 252 кешедә йөрәк-кан тамыры, 68 кешедә симезлек, алты кешедә шикәр һәм башка төрле авырулар ачыкланган.

Урыссу үзәк район хастаханәсендә агымдагы 2022 елда да халыкны планлы диспансерлаштыру дәвам итәчәк. Диспансерлаштыруның төп максатлары: йөрәк-кан әйләнеше системасы авырулары; яман шеш; шикәр авыруы һәм башкаларны ачыклау.

Диспансерлаштыруны үтү өчен Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасында урнашкан 214 санлы кабинетка 7.00 сәгатьтән алып 15 сәгатькәчә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән шәхси документлар – паспорт, медицина иминиятләү полисы һәм снилс булу таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International