13 гыйнварда Россиядә вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең, журналистларның һөнәри бәйрәме — Россия матбугаты көне билгеләп үтелә

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул тарихи дата — беренче Россия газетасы басыла башлау белән бәйле. 1703 елның 13 гыйнварында Петр I указы буенча, «Ведомости» рус телле газетасының беренче саны дөнья күрә. «Ютазы таңы» район гәҗите  редакциясе коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Хөрмәтле Юлия Рамазан кызы Дәүләтбаева, Сезгә һәм Сез җитәкчелек иткән коллективка киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International