Эпизоотик иминлекне тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектлары территориясенә авыру алып керү һәм аның таралуына юл куймау максатларында мөһим:
1. Зоогигиеник нормаларның һәм хайваннарны карап тоту кагыйдәләре таләпләрен үтәргә, имин территорияләрдән азык сатып алырга һәм ашату алдыннан аларны термик эшкәртергә, хуҗалык объектлары территориясенә транспорт белән керү урыннарын (җәяү керү урыннарын) дезинфекция киртәләре (келәмчекләр) белән җиһазландырырга, шулай ук аларны эшче хәлдә тотарга;
2. Ветеринария озату документларыннан башка рөхсәт ителмәгән сату урыннарында хайваннарны һәм ит продукциясен сатып алмаска;
3. Барлык сатып алынган хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл администрацияләрендә теркәргә һәм төп көтүгә кертер алдыннан 30 көн эчендә терлекләрне мәҗбүри карантинлаштыру үткәрергә;
4. Даими рәвештә терлекләргә ветеринария тикшерүе үткәрергә;
5. Хуҗалык территориясенә транспорт чаралары кергәндә, терлек азыгын саклау һәм әзерләү урыннарын даими рәвештә дезинфекция, дератизация һәм дезинсекцияләүне тәэмин итәргә;
6. Хуҗалыкларның ябык типтагы эшен тәэмин итәргә, чит кешеләрнең хайваннарны тоту урыннарына керүенә юл куймаска, махсус эшкәртелмәгән инвентарь кертүгә һәм территориягә махсус эшкәртү узмаган транспорт чаралары керүенә юл куймаска;
7. Ветеринария белгечләре тарафыннан терлекләрне чалу алдыннан, иткә һәм сугым продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүне тәэмин итәргә.