13 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә «Горурланырлык һәм сакларлык нәрсәләребез бар» дип исемләнгән эко-сәгать үткәрелде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

13 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә 11 гыйнварда билгеләп үтелүче Россия тыюлыклары һәм милли парклар көненә багышланган «Горурланырлык һәм сакларлык әйберләребез бар» дип исемләнгән эко-сәгать үткәрелде. Бу көнне 1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы – Баргузин тыюлыгы оештырыла. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева укучыларга тыюлыкларның ни өчен кирәклеге, беренче дәүләт тыюлыклары, милли паркның кайчан барлыкка килүе, Россиядә күпме парк һәм тыюлыклар булуы турында сөйләде. Китапханәче «Россия табигате», «Яшел даруханә» викториналары, «Дүртенчесе артык», «Сүз әйтешле» уеннары уздырды. Балалар игътибарына "Тыюлык территорияләрен булдыру тарихы”, «Россиянең тере символлары», “Россиянең тыюлыклар системасы турында” видеороликлар тәкъдим ителде, чара “Табигать өчен һәркем җаваплы” презентациясе белән үрелеп барды.

Чара ахырында балаларга «Тыюлыклы табигать дөньясы» китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International