Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең Л.Р. Шәрифуллина җитәкчелегендә "Патриот" яшармиячеләр отряды көрәкләр һәм себеркеләр белән коралланып, Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларына куелган һәйкәл янындагы территорияне кардан чистартты.
Балалар кар көрте, боз кантарлары белән көрәштеләр. Берничә минуттан соң каһарман якташларыбызга куелган һәйкәл янындагы территория кар көртләреннән, боздан чистартылды. Һәлак булган каһарманнар турында истәлекле көннәрдә генә түгел, ә эш көннәрендә дә искә алырга кирәк. Геройларча үткәнебезгә сак караш һәрвакыт яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә мөһим шарт булып кала. Балалар үзләре дә инициатива күрсәттеләр һәм энтузиазм белән эшләделәр. Алар һәрвакыт туган Урыссу поселогына файда китерергә әзер.