Ютазы районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә район җитәкчелеге Акбаш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашуның рәсми өлеше башланганчы авыл халкы алдында район мәдәният йорты артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.

Җыенда район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллина 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыгыш ясады һәм җыелучыларны 2022 елга планнар белән таныштырды.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин авыл халкына - оешканлыклары һәм авыл җирлеге башлыгына намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Җыелышта шулай ук барлык чараларда актив катнашкан, торак пунктны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән авыл активистларын да хөрмәтләделәр. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен район башлыгы Азат Камаевка триммер тапшырды.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-selskikh-poseleniyakh-yutazinskogo-rayona-prodolzhayutsya-skhody-grazhdan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International