Кем ул педагог? Ул кулына акбур тоткан гади кеше генә түгел

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Барыннан да элек, ул даими үсештә, динамикалы, алга киткән һәм максатчан кеше.

Дөньяда бер генә педагог та булган белеме һәм осталыклары белән генә чикләнә алмый.

Иң мөһиме - укыткан фәнеңне белү генә түгел, ә балаларны ярату, аларда потенциал күрү дә. Һәр бала – алмаз, ул дәресләрдә шомартыла һәм алмазның бриллиант булу-булмаячагы, тирә-юньдәгеләрне куандырып, күпме кырчыклар белән балкыячагы укытучыга бәйле. Педагогның бурычы - балаларга киләчәктә үзләрен табарга, мөстәкыйль, иҗади һәм үз-үзләренә ышанычлы кешеләр булырга ярдәм итү.

Бию ярдәмендә без музыканы күрә һәм тоя алабыз. Бию - ул уй-хисләр  чагылышы. Биисең килә икән, бие. Авыртуларны, ару-талуларны җиңеп һәм йөзеңдә елмаюны җуймыйча! Бие һәм башкарган эшеңнән ләззәт ал. Ышан, бии белмәгән кешеләр юк ул. Биеп кара, һәм синең, һичшиксез, килеп чыгачак. Һәм, бәлки, кем өчен дә булса, бию тормышының бер өлешенә әверелер.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/kto-takoy-pedagog-prosto-chelovek-s-melom-v-ruke

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International