Ютазы районында 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 6 түләү алырга мөмкин

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы рәсми Instagram-аккаунтта хәбәр итте.

Түләүләрнең берсе - ана капиталы. Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган булса, икенчесе - бу датадан соң туган икән, ана капиталының күләме - 639431,83 сум тәшкил итәчәк.

Гаиләләр, шулай ук, узган елга йөклелек һәм бала табу буенча пособиене уртача хезмәт хакының йөз проценты күләмендә алала.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 18004 сум тәшкил итә. Аны ата яки ананың икесенең берсе кайда эшләвенә һәм кеременә бәйсез рәвештә алырга мөмкин. Берничә бала туганда, акча аларның берьюлы  һәркайсына бирелә.

Гаиләләр дәгъва итә ала торган тагын өч түләү - 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча айлык пособие; бер гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан ким булган керемле гаиләләр өчен 3 яшькә кадәр беренче һәм икенче балага айлык түләү (төбәк буенча балалар өчен яшәү минимумы күләмендә) һәм 3 яшькә кадәр өч балага һәм аннан соңгы балага айлык түләү (78 төбәктә бала өчен яшәү минимумы күләмендә кертелгән).

Чыганак: Российская газета https:/ /rg.ru/

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/yutazinskie-semi-s-detmi-do-3-let-mogut-poluchit-6-vyplat 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International