Урыссуда социаль баннер эшли

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Автовокзал янында район җитәкчелеге мәгълүмати баннер урнаштырды, анда социаль роликлар трансляцияләнә.

Бу электрон мәгълүмати щит үзен район халкына яхшы яктан күрсәтте инде. Экранда “йөгерүче юл” ЭЭМ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренең яңалыклары һәм хәбәрләре турында “сөйли”. Алга таба, бәлки, прокуратураның югалган кешеләр турында хәбәрләре яки ачылган җинаятьләр турында мәгълүмат булыр. Моннан тыш, «экран» бүгенге көндә республикада старт алган программалар, Татарстанның төп төзелешләре турында хәбәр итә, шулай ук халыкка район мәдәният йортының бер атна эчендәге киноафишаларын тәкъдим итә.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык оператив киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

Җитәкчеләр фикер алыша торган мәсьәләләрдән, вакцинацияне яки ревакцияләүне активлаштыру зарурлыгы да актуальлек югалтмаган. Кызганыч, соңгы вакытта коронавирус белән авыручыларның кимүе озак вакыт дәвамында шулай булып калмады. Бүгенге көндә стационарга кергән ковидлы авыруларының артуы күзәтелә. Узган планерка барышында сүз «кызыл зонага» кергән сигез пациент турында барса, узган атнада, диелде киңәшмәдә, әлеге сан 14 тәшкил иткән. Моннан тыш, 13 кеше амбулатор дәвалана. Кызганыч, авыру балалар саны да арткан: мәктәпкәчә яшьтәге - 54 бала һәм 104 – мәктәп яшендәге бала. Шуларның 14е стационарда дәвалана.

Киңәшмә барышында бүгенге көннең башка актуаль мәсьәләләре дә каралды. Әйтик, бүгенге көндә Яңа ел сыннарын сүтү бара, аларның һәркайсы теге яки бу предприятиегә беркетелгән. Әмма кышкы таулар балаларга шатлык өстәп, эшләвен дәвам итә.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-urussu-deystvuet-sotsialnyy-banner

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International