17 гыйнвар көнне "Искорка" яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы отряды Россия укучылар хәрәкәте, Урыссудагы 3 санлы мәктәп белән берлектә ( алар составында Воробьева Елизавета, Заһретдинова Маргарита, Насыйбуллин Дамир бар иде) 4 нче санлы "Буратино" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча “Янгын сүндерүчеләр – батыр кешеләр” спорт-танып белү программасын тәкъдим иттеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар.
Уен ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды. Балалар, оештыручылар һәм өлкәннәр канәгать калдылар, ә бу - иң мөһиме!
#ютазинскийрайон
##РДШ #РДШРТ #ДЮП #дюпри