18 гыйнварда танылган инглиз прозаигы, драматург, шагыйрь, новеллист Алан Александр Милнның тууына 140 ел тула. Язучының әкиятләрендә мавыктыргыч, тирән мәгънәле сюжетлы маҗаралар яктыртыла. Әкиятләрнең уйлап табучан геройлары тормыш, дуслык турында уйлана, аларда һәр кешедә булырга тиешле игелеклелек, ярдәмләшү, мәрхәмәтлелек чагылыш таба.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Алан Милн һәм аның геройлары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балаларга авторның персонажлары ничек тууы турында кызыклы хикәят бәян ителде, малайлар һәм кызларга Милн язган балалар китапларының төрле рәссам - иллюстраторларының рәсемнәре күрсәтелде.
Чара ахырында балалар «Винни-Пух и все-все-все» мультфильмын карадылар.