Республика укучыларына "Цифрлы белем бирү 2.0" платформасында үзләренең цифрлы профильләрен ачачаклар. Цифрлаштыру укытучыларны артык кәгазь эшеннән арындырырга, барлык документлар әйләнешен онлайн-форматка күчерергә ярдәм итәчәк. «Бездә укучының цифрлы профильләре барлыкка киләчәк, белем бирү контентына керү өчен "бердәм тәрәзә" булдырылачак. Болар барысы да балаларга мәктәп белемен алыштыру өчен түгел, ә аларга кызыклы булган өлкәдә өстәмә белем алу өчен булдырыла», - дип ассызыклады ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Аның сүзләренә караганда, яңа платформаны гамәлгә кертүнең башка мөһим аспекты - укытучыларга кәгазь эшен киметү. "Алар күп вакытны уку-укыту планнарын тутыруга, хисап документларына сарыф итәләр. Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укытучы вакытын мөмкин кадәр азат итеп, аны балаларны әзерләүгә юнәлтү максатын куйдык", - диде министр.