Мошенниклар QR-кодлар ярдәмендә кешеләрне «Госуслуги» аша алдауның яңа схемасын төзегән

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бу хакта Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, схема онлайн-банкка керү мөмкинлегенә охшаш. «Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре”ндәге хисап язмасына, аккаунтны урлау өчен, парольне торгызырга омтыла. Шәхси кабинетка кергәндә алар кулланучының телефон номерын кертә, аңа шалтырата һәм SMS-хәбәрдә алынган кодны әйтүен сорый», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

 

Аннары җинаятьчеләр яңа пароль кертә, ә чын аккаунт хуҗасы аңа керү мөмкинлеген югалта. Шул ук вакытта QR-код үз актуальлеге аркасында гына шалтырату өчен тәкъдим буларак кулланыла. Вакцинация яисә кичерелгән авыру турында QR-код расланган хисап язмасында автомат рәвештә барлыкка килә һәм аны бәйләргә кирәкми, дип искәрттеләр Цифрлы үсеш министрлыгында.

 

Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтка керү мөмкинлеге алгач, җинаятьчеләр күп кенә проблемалар тудырырга мөмкин - шәхси мәгълүматларны сатудан алып алданучы исеменә кредит алуга һәм милек белән төрле алыш-бирешләр үткәрүгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International