Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 20 гыйнварына метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 20 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Томанда:

 

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

 

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык урын алыштырулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

 

Кискен тормозга басулардан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләрне кисәтеп, сигнал бирү зарур. Томан вакытында хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең аручанлыгы арта, саклык күрсәтү артык булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International