Православие дине тарафдарлары Әбсәләм күле янына килде, анда аларны алдан ук хач рәвешендә әзерләнгән бәке көтә иде. Изге Николай чиркәве протоиерее Роман атакай җыелучыларны бөек бәйрәм белән котлады, барысына да тынычлык, игелек һәм сәламәтлек теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Хач ману бәйрәме Гайсә Коткаручының чукынуы истәлеге буларак билгеләп үтелә.
Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем илтифатым!» (Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!). Чуму йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух -- өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» (Богоявление) дип атала.
Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгәмбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.
Христианнарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.
Тын гына Аллаһыны һәм аның изгеләрен данлап акапелла яңгыраган җырлар һәр йөрәккә барып җиткәндер.
Кайберәүләр арулатылган бәкегә чумды. Кайберәүләр киләсе елга бозлы суга һичшиксез чумып, гөнаһлардан арынырга карар кылды. Бу йолага кешенең физик халәте генә түгел, җаны да әзер булырга тиеш.