Яңа коронавирус штаммы бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә тиз тарала башлады.
Экспертлар яңа коронавирус штаммының симптомнары респиратор инфекцияләр билгеләре белән охшаш дип саный: югары тән температурасы; ютәл, коры яки бераз какрыклы ютәл; сулыш кысылу; хәлсезлек; күкрәк читлегендә авырлык тою.
Табиблар шулай ук яңа штаммны йоктырган вакытта авыруларда мускуллар һәм баш авыртуы, борын тыгылу яки уртача ринорея; тамак төбе кымырҗу һәм тамак авыртуы күзәтелүе, конъюнктивит; тиредә тимгеләр барлыкка килүе турында сөйли. Сирәк кенә ис сизү кимүе яки югалуы, тәм сизү югалуы, аппетитның кимүе, косу, эч китү күзәтелә.
Вирусның яңа варианты бронхларны һәм үпкәләрне тизрәк һәм активрак зарарлый.
Табиблар инде билгеләнгән санитар кагыйдәләрне үтәү зарурлыгын билгеләп үтә: шәхси саклану чараларын кияргә; кулларны әйбәтләп юарга һәм дезинфекцияләргә; социаль дистанцияне сакларга; вакцина ясатырга һәм вакытында яңадан ясатырга.