Агымдагы атнада Урыссу үзәк район хастаханасе табиб-терапевты Гүзәлия Харисова Иске Каразирек авылының фельдшер-акушерлык пунктында Иске Каразирек, Яңа Каразирек һәм Көрәш-Бүләк авылларында яши торган 18 яшьтән өлкән булган гражданнарга медицина тикшерүе уздыра. Аз мобильле кешеләр йорт шартларында кабул ителә. Күрше торак пунктларыннан 65 яшьтән өлкән булган кешеләрне район социаль яклау хезмәтенең махсус транспорты алып килде. Өч көн дәвамында 82 кеше диспансерлаштырылды.
Бу көннәрдә Иске Каразирек авылында шулай ук балаларга медицина каравы да оештырылды. Нәтиҗәдә 70 баланың сәламәтлеге тикшерелде.