«ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте, 1997 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән торак сәясәте үткәрүгә ярдәм итү өчен булдырылган торак өлкәсендә финанс үсеш институты тарафыннан, торак төзүнең бердәм мәгълүмат системасы базасында https://наш.дом.рф сайтында «Торак программалары каталогы» модуле эшләнгән. Каталог https://спроси.дом.рф порталы һәм торак сатып алуга бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында торак мәсьәләләре буенча тәүлек буе контакт үзәгенең мәгълүмати системалары белән интеграцияләнгән. Каталог Россия Федерациясенең һәр регионы буенча ярдәм программалары тасвирламасы белән даими тулылана.