Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды (алга таба – РФРИТ) «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасын башлап җибәрде.
Әлеге программа буенча РФРИТ Россия программа тәэминаты (алга таба – ПТ) хокукына ия булучыларны сайлап алды. Программа кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) еллык кереме 2 млрд.сумга кадәр булган һәм хезмәткәрләр саны 250дән дә артмаган Россия эшләүчеләреннән ПТны 50% ташлама белән алырга мөмкин.
Тулырак шартлар РФРИТ рәсми сайтында (https://рфрит.рф/msp) урнаштырылган. Программа 2022 елда гамәлдә.
50% ташлама белән сатып алу өчен мөмкин булган Россия ПТ исемлеге