Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Интернет челтәрендә төрле яшьтәге кешеләр эшли ала» дип аталган компьютер грамоталылыгы сәгате үткәрде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында, 21 гыйнвар көнне, Үзәк китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм өлкәннәр өчен «Интернет челтәрендә төрле яшьтәге кешеләр эшли ала» дип исемләнгән компьютер сәгате үткәрделәр. Китапханәче Рузилә Гәрәева компьютерда эшли белү кирәклеге, Интернет челтәре мөмкинлекләре турында сөйләде. Катнашучылар компьютерның төзелеше белән таныштылар, аны тоташтыру һәм сүндерү эзлеклелеген үзләштерделәр, эзләү системалары, электрон почта турында башлангыч белем алдылар, социаль челтәрләрдә теркәлүне сынап карадылар. Интернет челтәре аша ничек театрга билетлар сатып алырга, поликлиниканың сайтына язылырга, электрон хатлар язарга, китаплар укырга, фотосурәтләр бастырып чыгарырга, башка шәһәрләрдән дуслар һәм туганнар белән скайп аша аралашырга мөмкин икәнлеген белделәр. Соңыннан чарада катнашучылар әлеге тематика буенча гади һәм катлаулы сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, компьютерлар турында такмаклар башкардылар, «Компьютер грамоталылыгы» тестының сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International