Шулай да, шуны танырга кирәк, узган еллар белән чагыштырганда, биредә берникадәр кимү күзәтелә.
Әйтик, 2022 елның гыйнвар башына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 658 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 86 башка кимрәк. Хуҗалыкларда савым сыерлары хисап чорында 299 баш исәпләнгән, бу узган ел белән чагыштырганда 14кә кимрәк. 2021 елда шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу өчен республика субсидияләре түләнгән. Тулаем алганда, халыкка 1 млн 193 мең 900 сум, ат асраучыларга – 30 мең сум, кәҗәләр тотучыларга – 4500 сум күчерелгән. Җирлектә халыктан сөт җыю системасы җайга салынган – чимал Баулы сөт комбинатына литры 25 сумнан җибәрелә.
Иске Каразирек авыл җирлеге территориясендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшли - «Котловский И.И.», «Гафиятов Ф. Ф.» һәм “Гафиятов И. Ф.”
Иске Каразиректә 412 кеше яши торган 186 хуҗалык бар, Яңа Каразиректә 86 хуҗалыкта 180 кеше исәпләнә. Бу ике торак пунктта алдагы елга 8 һәм 9 кеше кимегән. Җирлек буенча 2021 елда бер сабый туган, 11 кеше үлгән.
Бу хакта Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев хисап елында башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясаганда хәбәр итте. Ул авыл җирлеге яшәешен тәэмин итүнең барлык юнәлешләре буенча җентекле характеристика бирде, барлык мәсьәләләрне дә халык белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл итүне ассызыклады. Биредә кешеләр үзара салым салуга да, шимбә өмәләренә дә аңлап карыйлар. Шул ук вакытта көнкүреш калдыклары, тирес чыгару өчен урын кирәклегенә кагылышлы мәсьәлә дә берникадәр аптыраш тудырды. Бу тәкъдим санкцияләнмәгән чүплекләр белән көрәшүчеләргә карата бертөрле дәгъва кебегрәк яңгырады. Башкача әйткәндә, коммуналь калдыкларны махсус чүп-чар машинасы җыя. Зур габаритлы калдыкларны - искергән җиһазны яки көнкүреш техникасын чыгаруны оештыру мәсьәләсе дә һәркемгә мәгълүм: өстәмә түләү бәрабәренә предприятиенең чүп җыю машинасы килә. Ә тирес, иске такталар, ташлар һ. б. - яхшы компост - туфрак өчен органик ашлама булып хезмәт итә ала. Экологиягә дә, әйләнә-тирә мохиткә дә, үзләренә дә зыян китерми.
Җыенда катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты бүлекләре һәм яшәешне тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Шулай итеп, Урыссу ҮРХ баш табибы Светлана Шакирова районда коронавирус йогышлы авыруы белән бәйле хәлләр торышы турында сөйләде, яңа штаммнарга каршы көрәшне бары вакцинациядә генә икәнлеген ассызыклады.
- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы рекомендациясе белән, - дип билгеләп үтте ул, - ревакцинация узу бер елдан соң түгел, ә алты айдан соң мөһим.
Район мәдәният йорты артистларының концерт программасы чараның күңелле рәвештә башлануы булса, кульминациясе булып биш баш сыер асраган һәм аларны өч ел дәвамында саклап калган Асия һәм Рөстәм Вәлиевлар гаиләсен саву аппараты белән бүләкләү торды.