Район башлыгы җыенда күтәрелгән иң көнүзәк сорауларны контрольгә алды

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

21 гыйнвар көнне җыен Ташкичү авыл җирлегендә узды. Чара Кече Урыссу авылы имамы Камил хәзрәтнең изге Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

Очрашуда Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, прокурор Тимур Фатыйхов, РБК җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Оксана Власова, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. 2021 елда башкарылган эшләр турында авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев җентекләп хисап тотты.

 

Җирлектә даими рәвештә 587 кеше яши, 2021 елда биредә 3 бала туган, 23 кеше үлгән. Пенсионерлар - 184, унҗиде яшькә кадәрге балалар – 83, эшкә сәләтле халык - 296 кеше.

Үз керемнәре буенча план 111,6 процентка үтәлгән. Җирлек башлыгы өмәләрдә, яшелләндерүдә, зиратта тәртип урнаштыруда катнашканнары өчен җирлек халкына рәхмәт белдерде.

2022 елга бурычлар билгеләнде: үзара салым акчаларын тулысынча файдалану, терлекләрнең баш санын саклап калу, төзекләндерү эшләрен дәвам итү, авылны яшелләндерү һәм чистарту.

 

Авыл халкы хакимият вәкилләренә эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, электрны өзү, күпфатирлы йортлар янындагы иске хуҗалык корылмаларын сүтү, газ һәм электр өчен түләү, Бәйрәкә-Урыссу автобус маршрутын торгызу белән бәйле сораулар бирде. Барлык сорауларга да халык җаваплар алды, иң көн кадагында булган сорауларны район башлыгы контрольгә алды.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International