ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын популярлаштыру кысаларында 21 гыйнварда Ютазы районы мәктәпләрендә гимнастика көне узды

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Гимнастика - популяр һәм матур спорт төре. Борынгы фәлсәфәче Платон аны сәнгать дип таныган. Гиппократ, эшкә сәләтлелекне, сәламәтлекне һәм тулы канлы тормышны саклау өчен, гимнастика күнегүләрен көндәлек көнкүрешкә кертергә тәкъдим иткән. Алар матурлык хисен үстерә һәм кешегә сыгылмалы булырга, тиз хәрәкәт итәргә, тигезлек сакларга, җитезлек һәм көч булдырырга ярдәм итә. Гимнастика көнен Россия 1999 елдан бирле билгеләп үтә башлаган. Чараның мөһим максаты - кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Гимнастика һәр кешегә кирәк бит.

 

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International