Татарстанда өлкән яшьтәге һәм хәрәкәтләнү авыр бирелгән кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар җыялар

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Республикада #МыВместе волонтерлык штабы эше яңартыла. Барлык битараф булмаган кешеләр акциягә кушыла ала, моның өчен +7 (843) 273-16-72 номеры буенча шалтырату да җитә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте.

 

Бөтен Татарстан буенча 6 686 кешедән торган волонтерлар командасы эшен дәвам итә. Алар хастаханәләрдә, вакцинация пунктларында булышалар, азык-төлек, дарулар һәм беренче кирәк-яраклар китерәләр.

 

"Илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, волонтерлар сафын көчәйтәбез. Бүгенге көндә өлкән һәм авыр хәрәкәтләнүче кешеләргә беренче чиратта кирәкле товарларны китереп җиткерү өчен волонтерлар, шулай ук автоволонтерлар кирәк. Бигрәк тә Казан шәһәрендә мондый ихтыяҗ бар. Исегезгә төшерәбез, волонтерлар шәхси саклану чаралары һәм ягулык карталары белән тәэмин ителәләр", - дип билгеләп үтте Алла Кондратьева.

 

http://tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International