Рейд барышында "исерек" машина йөртүче ачыкланды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре 2022 елның 24 гыйнварында Урыссу-Октябрьский автоюлының өченче чакрымы буенча рейд үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, һава шартлары начараю сәбәпле, юл хәрәкәтен контрольдә тоту. 2021 елның 12 аенда Урыссу-Октябрьский автомобиль юлы участогында 1 чакрымнан 3 нче чакрымга кадәр 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 3 кеше тән җәрәхәте алды. Ютазы районы территориясендә 2021 елда исерек шофер гаебе белән 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, нәтиҗәдә, исерек хәлдәге шофер үзе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 59 автомашина тикшерелде, 2 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, шуларның берсе - 7 яшькә кадәрге балаларны балалар өчен махсус беркеткеч җайланмасыз йөртү. Полиция хезмәткәрләре Азнакай районында яшәүче кеше идарәсендә Ниссан автомобилен туктатты, документларны тикшерү барышында машина йөртүченең исереклеге ачыкланды. Автомобиль йөртүче медицина учреждениесендә медицина тикшерүе узуга полиция хезмәткәренең законлы таләбеннән баш тарткан һәм РФ КоАП 12.26 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Материал карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

 

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

 

Марс Гәрәев, Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International