Территорияләрне кардан чистарту буенча бурычларын үтәмәгән торак милекчеләре ширкәтләренә штраф салыначак

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Территорияләрне кардан чистарту буенча бурычларын үтәмәгән торак милекчеләре ширкәтләренә район башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан штраф салыначак.

 

Бу хакта оператив киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова хәбәр итте. Тикшерү күрсәткәнчә, күп кенә КФЙ территорияләренә тиешенчә хезмәт күрсәтелми. Бигрәк тә проблемалы участоклар - ишегалларыннан керү/чыгу.

Мәсьәлә район башлыгының аерым контролендә кала.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International